Чирмешән районында зур авырлыктагы транспорт чаралары хәрәкәте чикләнә
1 апрельдән районда кайбер транспорт чаралары хәрәкәтенә язгы чикләүләр гамәлгә керә.
1 апрельдән 30 апрельгә кадәр районның төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында, күчәргә төшә торган йөк алты тоннадан арткан транспорт чараларына, вакытлыча чикләүләр кертелә.
Бу чара язгы чорда юлларның сыйфатын саклау максатында уздырыла.
ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә түбәндәге транспорт чараларына йөрү рөхсәт ителә:
- пассажир автобусларына;
- азык-төлек, терлек азыгы, ветеринария препаратлары, орлык фонды, ашламалар, почта йөкләре ташучыларга;
- ягулык (бензин, дизель ягулыгы, мазут, газ) ташучыларга;
- табигать һәлакәтләре яки башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен йөкләр ташучыларга;
- юл төзелеше техникасын һәм авария-торгызу эшләре өчен материалларны күчерүчеләргә;
- федераль хәрби хезмәт үтәүче органнарның транспорт чараларына;
- каты коммуналь-көнкүреш калдыкларын җыю һәм ташу өчен кулланылган махсуслаштырылган транспортларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев