Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына булышалар

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына Социаль фонд тарафыннан ярдәм чаралары каралган. РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының ТР буенча бүлекчәсенең райондагы клиент хезмәте җитәкчесе Ирина Разукова белән шул хакта әңгәмә кордык.

- Ирина Михайловна, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына нинди социаль ярдәм чаралары каралган?

- Әйе, бу төркемгә керүче райондашларыбыз ел башыннан төрле социаль ярдәм чаралары ала. Чакырылыш (мобилизацияләнү) буенча хәрби хезмәт узучы хәрбиләрнең балаларына ай саен 15 548 сум күләмендә айлык пособие түләнә. Ул әтисенең хәрби хезмәт итү чорында, бала туган көннән башлап билгеләнә. Акчаларны балага өч яшь тулганчы,  әтисенең хезмәте тәмамланган көнгә кадәр  алалар.

- Махсус хәрби операциядә катнашучыларның йөкле хатыннары нинди ярдәмгә өметләнә ала?

- Йөклелек срогы 180 көннән дә ким булмаган авырлы хатыннарга бер тапкыр 36278 сум күләмендә пособие бирелә.

- Ирина Михайловна, мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең башка алымнары юкмы?

- Бар, аларга ташламалы шартларда бердәм пособие түләнә. Аны билгеләгәндә, мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең элек алган хезмәт хакы, премиясе, эшкуарлык керемнәре исәпкә алынмый. Мобилизацияләнгән гражданнарга нуль керем кагыйдәләре дә кагылмый: ир белән хатын объектив сәбәпләрсез рәсми хезмәт хаклары булмыйча, гаилә мохтаҗ дип танылган очракта да пособие билгеләнәчәк. Моңа кадәр ир яки хатынның кереме булмау сәбәпле ул билгеләнмәгән булса, гаилә түләү билгеләүне сорап безгә кабат мөрәҗәгать итә ала. Исегезгә төшерәм, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылу фактын раслаучы документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә тапшырыла. Бу белешмәне хәрби комиссариатта бирәләр. Пособие алты айга билгеләнә. Аннан соң гаризаны яңартырга кирәк була.

- Махсус хәрби операциядә җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалид дип танылган гражданнарга нинди ярдәм каралган?

- Андыйларга 1000 сум күләмендә өстәмә айлык матди ярдәм бирелә.

- Хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган яки хәрби хезмәттә җәрәхәт алу нәтиҗәсендә, хезмәттән азат ителгәч, вафат булганнарның балаларына пособие бармы?

- Хәрбиләрнең ятим калган балалрына ай саен 2815 сум пособие түләнә.

- Сугыш хәрәкәте ветераннарына да түләү бардыр?

- Әлбәттә, аларга айга 3896 сум күләмендә түләү каралган.

- Ә һәлак булган ветеранның гаилә әгъзалары нинди ярдәмгә өметләнә ала?

- Аларга ай саен 2125 сум түләү билгеләнә. Әлеге суммага социаль хезмәтләр җыелмасы (1469,74 сум) да керә. Бу ярдәм чарасын алу өчен сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгы булу шарт.

- Ирина Михайловна, хәрби хезмәт вакытында һәлак булганнарның тол калган хатыннарына башка ярдәм дә каралганмы?

- Бу төркемгә керүче якташларыбыз торак биналарына түләү чыгымнарына компенсация алу хокукына ия. Түләү күләме айлык коммуналь хезмәт чыгымнарының 60 процентын тәшкил итә, шул исәптән стационар телефон урнаштыру чыгымнары да. Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына шәхси торак йортларын ремонтлауга акча билгеләнә ала.

- Алда әйтелгән түләүләрне алу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә?

- Бу түләүләрне дәүләт хезмәтләре порталы яки социаль фондның клиент хезмәтендә, күпфункцияле үзәкләрдә рәсмиләштерергә яки “Ватанны саклаучылар” фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сораулар туган очракта контакт  үзәккә 8-800-1-00000-1 номерына яки безгә 074 телефонына шалтыратырга.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

 

 

 

       

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев