Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Чирмешән районында коррупцияне кисәтү хакында еш сөйлиләр

Чирмешән аграр техникумында “Яшьләрнең финанс иминлеге” темасына узган түгәрәк өстәл артында студентлар, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм финанс структурасы вәкилләре үсеп килүче буынның финанс грамоталылыгы турында фикер алыштылар.

Район китапханәчеләре китап укучылар арасында коррупциянең начар гамәл булуы хакында еш сөйлиләр. Хезмәт урыныннан файдалану, ришвәт бирү - ришвәт алу, вәкаләтләреңне дөрес кулланмау – законга каршы гамәлләр.

Яңа Элмәле авылы китапханәчесендә авыл халкына коррупция төшенчәсе, бу өлкәдә, көнкүрештә булган очракларның сәбәпләре һәм аның үсешенә ярдәм итүче факторларны танып белү хакында сөйләделәр.

Әккәрәй авылы китапханәсендә “Намуслы булу” темасына мәгълүмат сәгате уздырдылар. Чарада балалар “ришвәтчелек”, “коррупция” кебек төшенчәләр белән таныштылар, хөкүмәт тарафыннан аңа каршы көрәш буенча нинди чаралар күрелүен белделәр, бу мәсьәләгә карата үз фикерләрен һәм позицияләрен дә  белдерделәр.

Иске Элмәле авыл китапханәсендә яшьләр белән хокук бозмыйча яшәү турында әңгәмә корганнар. Чарада яшүсмерләрнең нинди хокук бозулары, моңа юридик җаваплылык һәм җәза төрләре, җинаять кылуның сәбәпләре, аның тискәре нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында тормыштагы гыйбрәтле вакыйгалар искә алынды. “Закон буенча яшәргә” дигән китап күргәзмәсе дә яшьләрдә кызыксыну уятты.

Кара Чишмә мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары ришвәтчелеккә каршы үзләренчә көрәшкәннәр. Авыл китапханәсендә узган чара барышында коррупциянең барлыкка килү тарихы, аның хәтта иң алга киткән илләрнең дә икътисади үсешен какшата алуын белделәр.

Мордва Афонькәсе авылы балалары да ришвәтчелекнең начар гамәл икәнен аңлыйлар. Авыл китапханәсендә  алар коррупция һәм аның белән ничек көрәшеп булуы хакында әңгәмә кордылар, ришвәтчелеккә каршы көрәш юлларын һәм ысулларын ачарга тырыштылар. Нәтиҗәдә, балалар “Закон” һәм “Коррупция” дигән ике агач ясадылар һәм коррупция – икътисади үсешкә киртә ясаучы гамәл дигән нәтиҗәгә килделәр. Аңа каршы көрәшне, беренче чиратта, үзеңнән башларга һәм тирә-юньдәгеләрдән дә коррупция күренешләрен бетерүне таләп итәргә кирәк.

 

Светлана Муртазина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев