Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы яшүсмерләре каникулда акча эшли

Җәйге каникул чорында районда 100 яшүсмергә вакытлыча эшкә урнашу мөмкинлеге булдырылган. Район мәшгульлек үзәгеннән хәбәр итүләренчә, инде 50 укучы эшли дә.

Яшүсмерләргә хезмәт хакының яртысын мәшгульлек үзәгеннән күчерсәләр, калганын район хакимияте түли. Килешү нигезендә, укучылар 20 сәгать эшләргә тиешләр.

- Район үзәге паркларында 28 егет һәм кыз инде бер атналап хезмәт куя, алар бу территорияләрдә брусчатка арасында үскән үләннәрне утыйлар, - диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов. – Июль аенда тагын 12 яшь чирмешәнле эшкә урнаша алачак.

1 нче Чирмешән мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаган бер төркем кызлар да каникулда бераз акча эшләп алырга булганнар.

-Без көнгә берничә сәгать кенә хезмәт куябыз, эш авыр түгел, көннәр кызу булуы гына җайсызрак, - диләр яшьләр мәйданчыгында чүп утаучы кызлар.

Район мәшгульлек үзәге белгечләре хәбәр итүенчә, Мордва Афонькәсе, Шешминка, Яңа Элмәле, Ивашкино, Югары Кәминкә, Кармыш, Лашман, Яңа Кади, Түбән Кармалка, Иске Үтәмеш, Күтәмә авыл җирлекләрендә дә егетләр һәм кызлар шулай хезмәт куя. Район үзәгендәге берничә оешма да яшүсмерләрне эшкә алган.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев