Чирмешән китапханәләре якташ язучыларыбыз әсәрләре белән байый
Район үзәк китапханәләр челтәре үткән елда 2603 данә басмага баеган, быел тагын 1699 яңа китап кайткан. Фондта барлыгы 324 мең 713 китап исәпләнә.
Фондның төп өлешен рус телендәге китаплар алып тора (149 мең 60), татар телендә – 76 мең 863, чувашча – 8 мең 392, мордва телендә – 160, инглизчә – 248, башкорт, әрмән һәм төрек телләрендә берәр китап бар.
Үзәк китапханә һәм аның филиалларының фонды ТР Мәдәният министрлыгы һәм Милли китапханә фонды хисабына проза, романнар, тарихи китаплар, шулай ук белешмә характердагы әдәбият белән тулыланган. Үзәк балалар китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен рәсемле, төсле китапларга баеган.
Шулай ук авыллар тарихын язган җирле язучылар: Дамир Таҗиев, Николай Чернышевларның хезмәтләре дә китапханә киштәләрендә урын алган. Үзебезнең район язучылары Галия Сафиуллинаның “Заһидә”, Рәмзия Мөхәммәтҗанованың “Үзең бул”, Нәфисә Зиннурованың “Уйланулар”, Алсу Хафизованың “Мечты Ассоль”, Дамир Таҗиевның “Туймәтемә 280 елдан соң әйләнеп кайттым” китапларын да китапханәдән алып укырга була.
-Быел “Рухият” нәшрияте 615 данә китап бүләк итте, - диде китапханәләр челтәре директоры Чулпан Мөбарәкшина. – Моннан кала безгә райондашларыбыз да бүләк ясый. Соңгы вакытларда Чирмешәннән Рушания Шакирова, Мәскәү өлкәсендә яшәүче якташыбыз Зинаида Пешковалар 20-30 китап алып килделәр. Шулай итеп китапханә фонды туган як тарихы, аерым язучыларның әсәрләре, нефть һәм башка темаларга багышланган китапларга баеды.
Яңа китапларны бүлгәндә филиаллардагы китап укучылар саны һәм милләте исәпкә алына. Шул рәвешле авыл китапханәләренең һәрберсенә уртача 35-50 китап өстәлгән. Күпчелеген рус һәм татар телләрендәге китаплар тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев