Чирмешән кадетлары СВОда катнашучыларга хат язды
“Рәхмәт, волонтер!” акциясе кысаларында, үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре һәм “Алдынгылар хәрәкәте” волонтерлары Архангел Михаил чиркәвенә йөрүче хатын-кызлар белән очрашты.
Әлеге игелекле якташларыбыз махсус хәрби опреациядә катнашучылар өчен маскировкалау челтәрләре, нашлемниклар үрәләр, аларга җибәрү өчен азык-төлек, кирәкле дарулар туплыйлар. “Алдынгылар хәрәкәте” волонтерлары аларга бу изге эшләре өчен рәхмәтләрен ирештерделәр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга кадетлар язган хатларны бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев