Чирмешән балаларына Кыш Бабайдан бүләк китерделәр
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов физик мөмкинлекләре чикле балаларны быел да Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерде.
Үтеп баручы елның соңгы атнасында Рәис Әхтәм улы исеменнән әзерләнгән күчтәнәчләрне аның ярдәмчесе Игорь Анохин инвалидлар җәмгыятенә китерде. Тәм-томнар тутырылган тартмаларны мөмкинлекләре чикле балаларга тараттылар. Игелекле җитәкче райондагы 75 балага бәйрәм кәефе бүләк итте.
Ирина Митяева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев