Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнле алты эшмәкәрне чит илгә чыгармыйлар

Пенсия фондының район идарәсендә шәхси эшен башлап җибәргән 304 иминиятләнүче исәпләнә. Аларга 31 декабрьгә кадәр агымдагы ел өчен иминият кертемнәрен түләп бетерергә кирәк. Кече эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр, фермер хуҗалыклары да эш башлаучы буларак теркәлә. -180-190 эшмәкәр иминият кертемнәрен түләп бара. Ә 74 эшмәкәрнең бурычы 1 миллион 500 мең сумга ук...

Пенсия фондының район идарәсендә шәхси эшен башлап җибәргән 304 иминиятләнүче исәпләнә. Аларга 31 декабрьгә кадәр агымдагы ел өчен иминият кертемнәрен түләп бетерергә кирәк.

Кече эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр, фермер хуҗалыклары да эш башлаучы буларак теркәлә.
-180-190 эшмәкәр иминият кертемнәрен түләп бара. Ә 74 эшмәкәрнең бурычы 1 миллион 500 мең сумга ук җыелды,- ди идарә начальнигы Гөлфия Гыймранова .- Без бурычлыларга иң элек требование җибәрәбез, нәтиҗә булмаса, эшләрен судка бирәбез. Иминият кертемнәре буенча бурычлары зур булган эшмәкәрләрне суд чит илгә чыгудан да тыя. Быел гына да районда алты эшмәкәргә карата чикләү билгеләнде.
Эшмәкәрләр иминият кертемнәрен ел башыннан, федераль закон тарафыннан билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан чыгып түлиләр. 2014 елда иминият бәясе 17 мең 320 сум тәшкил итә. Бу минималь хезмәт хакының (5554 сум) 26 проценты. Аннан соң алар медицина иминиятләве дә түләргә тиешләр. Ул бер елга 3399 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Иминият кертемнәре эшмәкәр Пенсия фонды

2
X