Чирмешәндәге мемориаль үзәк яңа урынга күченә
Мемориаль үзәк 2019 елда яңа урынга күчәргә җыена. Биредә төзелеш-ремонт тәмамланган, хәзер залларда дизайнер эшләре бара.
Әлеге үзәк фондында 2155 экспонат исәпләнә, шуларның 549 сы - төп фондта сакланучы оригинал хәлендәге, ә 1606 сы - төрле документларның, хатларның, фото һәм рәсемнәрнең күчермәләре.
-2018 елда бездә 5100 кеше булды, шуларның 2686 сы төркемләп экскурсиягә килүче укучылар. Быел Нурлат аграр техникумы филиалы студентлары да еш булды, - ди мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова. - Үткән ике ел белән чагыштырганда музейга килүчеләр сизелерлек артты. 2016 елда – 4600, 2017 елда 4808 кеше экспонатлар белән танышкан иде.
Үтеп баручы елда 144 экскурсия оештырылган, ә 2017 елда 114 шундый чара узган. Тарихи материаллар тупланган бу үзәктә ел дәвамында тугыз күргәзмә эшләгән, 2017 елда - сигез. Шул ук вакытта мемориаль үзәк хезмәткәрләре ун экспозиция оештырганнар, җидесе музейның үзендәге экспонатлардан төзелгән.
Күченү дигәннән, үзәк экпонатлары янәшәдә генә, элек мәдәният йорты, аннары яшьләр ял итү үзәге булган залда урнашачак. Экспонатлардан бушатылучы, чиркәүнеке саналган заллар исә янә үз хуҗаларына кайтарыла.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев