Чирмешәндәге Күл буе паркының тирә-юне яшеллеккә күмеләчәк
Чирмешәннең Күл буе паркындагы үзгәртеп кору эшләре көздән үк төгәлләнде. Язга аның тирә-юнен яшелләндерү планлаштырыла.
Үткән ел паркта зур үзгәрешләр булды, биредә бик матур, ял итүчеләргә мөмкинлекләр күп, ул - кунакларга күрсәтерлек урын. Тирә-юньгә брусчатка җәелгән, балаларга уен мәйданчыгы корылган, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары да барлык таләпләргә җавап бирә. Утырып ял итәргә эскәмияләр, тротуар кырыйларында яктырткычлар да бар.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев