Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешәндә янгында һәлак булучыларга куелган һәйкәл яңартыла

Район үзәгендәге, 1953 елда мәктәптәге янгын вакытында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлне ремонтлыйлар.

Төзүчеләр бу объектта эшне Җиңү бәйрәменә кадәр төгәлләргә тырышалар.

-Күп еллар элек яңартылган һәйкәл таушалган иде, аны Чирмешән авыл җирлеге Советы бюджетыннан бүленгән средстволар хисабына ремонтлыйбыз, - ди авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Әлеге эшкә 400 мең сум тирәсе акча тотылачак.

Һәйкәлнең төп өлеше – постамент мәрмәр таш белән тышлана, ә аның өсте тоташ граниттан ясала. Анда һәлак булучыларның исемнәре уелып язылачак. Һәйкәлнең арты калай белән тышланып, юлына плитка да җәеләчәк.

Бу урында Чирмешән мәктәбендәге янгын вакытында һәлак булучылар җирләнгән. Әлеге фаҗигада унынчы сыйныфта белем алучы 15 укучының һәм аларның класс җитәкчесе Ульяна Смолькованың гомере өзелә.

Янгын 1953 елның декабрендә булган. Керосин лампасыннан чыккан янгын агач мәктәптә бик тиз тарала. Ә мәктәпнең запас чыгу юлына яңа мебель өелгән була. Янгын урынына килгән ата-аналар балаларын коткару өчен хәтта янгынга кермәкче булалар, тик аларны утка якын җибәрмиләр. Исән калу өчен, кайбер балалар икенче катның тәрәзәсеннән сикерәләр. Тик барысы да моңа батырчылык итми.

Фото:автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев