Чирмешәндә наркотикларга бәйлелекләре булган ике кешене дәваларга озатканнар
Белеп торыгыз

Чирмешәндә наркотикларга бәйлелекләре булган ике кешене дәваларга озатканнар

Район үзәк больницасыннан наркология кабинетында 16 наркоман исәптә тора. 2020 елда наркотик матдәләр кулланучы 4 кеше исәпкә алынган.

-Наркотик матдәләр эйфория хисләре тудыра: реаль хәлләргә туры килмәгән күтәренке кәеф, канәгатьлек хисе уята; шул ук вакытта наркотиклар кешене үзенә “бәйләп” тә куя, - ди табиб психиатр-нарколог Лилия Мортазина. -Наркотик кулланучы әлеге матдәләргә психик һәм физик яктан бик тиз күнегә: гел наркотиклар хакында уйлый, басылмый торган “ачлык”, “дозалар” арасында озын өзеклек газабы кичерә. Наркотиклар иммунитетны бетерә һәм организмны көчсезләндерә. Венага кадала торган наркотиклар - В, С, А йогышлы гепатит, СПИД китереп чыгаручы ВИЧ йогуына чыганак. Россиядә наркотикларга бәйлелеге барлыкка килгән кешенең гомер озынлыгы гадәттә 5-7 елдан артмый.

Наркотикларның ниндиен генә, яки аларны нинди генә күләмдә куллану да тормыш өчен бик куркыныч. Наркотикларны “җиңелчәгә”, “авырына”, “куркынычка”, “куркыныч булмаганга” бүлү бөтенләй дөрес түгел, зарарсыз наркотик булмый.

фото: архив


Нет комментариев