Чирмешәндә иң оста машина йөртүче хатын-кызны билгелиячәкләр
Белеп торыгыз

Чирмешәндә иң оста машина йөртүче хатын-кызны билгелиячәкләр

26 июль көнне Чирмешәндә “Автоханым-2019” район бәйгесе узачак.

ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, әлеге бәйгедә машина йөртү таныклыгына ия, машина йөртү стажы бер елдан да ким булмаган хатын-кызлар катнаша ала.

Ярышлар район ЮХИДИ бүлекчәсе урнашкан бина янындагы мәйданчыкта  иртәнге сәгать 9 да башлана.

фото архивтан


Нет комментариев