Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән лицее укучылары “Цифрлы урман” слетында катнаштылар

Кукмара районының Лубян урман-техник көллияте базасында узган Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V “Цифрлы урман” слеты узды. Анда “Иң яхшы мәктәп урманчылыгы” район конкурсы җиңүчеләре - Чирмешән лицееның “Лесовичок” мәктәп урманчылыгы командасы да катнашты. Алар агачтан ясалган эшләреннән күргәзмә тәкъдим иттеләр.

-Өч көн дәвам иткән слетта укучылар урман тармагын цифрлаштыруны куллану буенча лекцияләр тыңладылар, “Цифрлы урман викторинасы” интерактив интеллектуаль уенда, “Яшь урманчылар” конкурсында үзләрен сынап карадылар, - диде Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Әлфинур Җиһаншина.

Көллият укытучылар кунакларга уку йортының тарихы, студентлар өйрәнә торган белгечлекләр турында сөйләделәр. Укучылар урманнарны төзекләндерү планшетларын да күрә алдылар, электрон микроскопларны кулланырга өйрәнделәр. Мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр урманнарны янгыннардан саклау, янгыннарның төп сәбәпләре, урман янгыннарын сүндерү җиһазлары белән таныштылар, агачка рәсем ясау, чыбыктан үрү, табигый материаллардан уенчыклар ясау буенча мастер-классларда катнаштылар.

Слетта катнашучылар сертификатлар һәм истәлек бүләкләре белән кайттылар.

Руслан Фәлахиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев