Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Черекләре дә чыга: кайбер чирмешәнлеләр бәрәңгеләрен казып алды да

Календарьдә әле август башы гына булса да, районның кайбер авылларында икенче икмәк уңышын казуга керешүчеләр бар.

Флера Галимова (Лашман авылы): - Бәрәңгене казып, уңышны гараж идәненә кертеп салдык, ул шунда суыклар башланганчы тора. Без аны һәр елны августта алабыз, ә быел бер-ике атнага иртәрәк булды. Бакчабыз бик дымлы урында: озакка сузылган яңгырларда яшелчәләр су эчендә утырдылар. Әле сабаклары яшел булса да, черемәсен дип иртәрәк алырга булдык. Кызыл бәрәңгенең, чама белән, 20 проценты черек, ә менә яңа сортының уңышы бик яхшы, бакчадан 220 чиләк чыкты.

Гөлүсә Сәмарханова (Югары Чегодай авылы): - Безнең авылда әлегә бәрәңге казучы юк. Ашау өчен генә алып карадык, төрле урында төрлечә чыга, черекләре дә күренә. Сабагы корыган урыннары да, әле яшел җирләре дә бар. Һава торышы яхшы булса, ай ахырында казырга планлыйбыз. Әниләр (Елховый) бәрәңге уңышын җыеп алдылар.

Явым-төшем күп булу сәбәпле бәрәңге яхшы уңган Фото: Гүзәл Шәфыйкова

Светлана Иванова (Ивашкино авылы): - Үткән ялларда туганнар белән җыелышып алдык бәрәңгене. Бакчабыз дымлы урында, уңыш яхшы чыкты, бездә коры елларда да бәрәңге уңа. Дөрес, черекләре бар. Бәрәңгене бакчада ук киптереп, базга, идән астына урнаштырып куйдык. Без бәрәңгене иртә утыртабыз, шуңа һәр елны август ахырларында алабыз, быел бераз иртәрәк булды. Күршеләр дә икенче икмәкне җыюга кереште.

Сәрия Бикбова (Бәркәтә авылы): - Уңышны тикшереп карадык, былтыргыдан яхшы кебек, дөрес, черекләре дә чыга. Әлегә тулысынча казып алырга җыенмыйбыз, гадәттә, сентябрьдә башкарабыз бу эшне, октябрьгә дә калганы бар. Бакчабыз түбәнлектә булгач, чәчүен дә соңгарак калдырдык, орлыкларны май ахырында гына туфракка күмдердек. Әле сабаклары яшел тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев