Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Быел Чирмешән районында 100 бала туган

Районда быел туган 100 нче баланы район ЗАГС бүлегендә 2 октябрьдә теркәгәннәр.

Лашманнан Раушан һәм Лилия Шәйхетдиновларның беренче шатлыклары Реналь 26 сентябрьдә дөньяга килгән.

Агымдагы елның тугыз аенда район ЗАГС бүлеге 99 сабыйга туу турында таныклык биргән, аларның 13се сентябрьдә дөньяга аваз салган.

Дарья һәм Егор – игезәкләр

Чирмешәннән Елена һәм Сергей Федоровларның игезәк сабыйлары туган. Бәләкәчләргә Дарья һәм Егор исемнәре биргәннәр. Игезәкләр Еленаның дүртенче һәм бишенче сабыйлары.

Сентябрьдә дә, октябрьдә дә - җиде туй

Агымдагы елның октябрендә район ЗАГС бүлегендә 7 пар никахын теркәячәк. Әлегә ноябрьдә язылышырга теләүче 3 пардан гариза кергән, ә менә бу елның соңгы аенда туй итәргә теләүчеләр әлегә күренми.

Сентябрь аенда 7 йортка килен төшкән, ә ел башыннан барлыгы 82 яшь гаилә барлыкка килгән (үткән елның бу чорында 5 кә кимрәк булган).

Түземлерәк булыйк

Сентябрь аенда районда 3 пар аерылышкан, ел башыннан андыйлар – 29 ук. Кавышучылар кебек үк, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, аерылышучылар 5 кә кимрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сабыйлар

2
X