Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бушлай түгел, түлисе бар

2009нчы елда район үзәгендәге Гагарин урамында (Амур ягында) социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән 16 йорт файдалануга тапшырылды. Бу өйләр агросәнәгать комплексында, социаль һәм бюджет өлкәләрендә, предприятиеләрдә эшләүчеләргә төрле шартлар нигезендә бирелде. "Без монда 2009нчы елның 20 декабрендә күчендек, - ди 135нче янгын частенда эшләүче Рафаэль Нургатин. - Тулысынча әзер йортка...

2009нчы елда район үзәгендәге Гагарин урамында (Амур ягында) социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән 16 йорт файдалануга тапшырылды.


Бу өйләр агросәнәгать комплексында, социаль һәм бюджет өлкәләрендә, предприятиеләрдә эшләүчеләргә төрле шартлар нигезендә бирелде.

"Без монда 2009нчы елның 20 декабрендә күчендек, - ди 135нче янгын частенда эшләүче Рафаэль Нургатин. - Тулысынча әзер йортка кердек дип була. Вак - төяк җитешсезлекләрне үзебез бетердек, күңелгә ошамаган җирләрен үзебезчә ясап куйдык. Өйләр җылы, һәр йортта шәхси җылыту казаннары урнаштырылган. Бөтен уңайлыклар өйдә. Торырга яраклы мәйдан - 72 квадрат метр. Йортлар урамнан кечкенә күренсә дә, эчтә иркен, уңай, өч бүлмә, бер кухня. 2010нчы елны су булмаудан бик интексәк, былтыр андый проблема булмады. Кайберәүләр: "Сезнең участокларда бернәрсә дә төзергә ярамый икән", - диләр. Бу дөрес түгел. Мин гараж төзедем, башкалар мунча да ясап куйдылар".

Гагарин урамындагы йортлар бер үк проект буенча төзелгән. Шулай да квадрат метрлары бераз аерыла. Шуңа да бу өйләрнең бәяләре төрлечә - якынча 1 миллион 620 мең сумнан алып 1 миллион 900 мең сумга кадәр. Монда яшәүчеләрнең күпчелеге ипотека кредитын 23-25 елга оформить иткәннәр. Нәтиҗәдә, кредит капланганда бу өйләрнең бәясе 3 миллион сумга җитәчәк. Дөрес, инфляция исәпкә алына.

Нургатиннар да социаль ипотека буенча төзелгән йортны алырга ашыкмыйлар. Озак уйлыйлар, киңәшләшәләр, үзләре төзү мөмкинлеген дә карыйлар һәм .... килешүгә кул куялар.

"Билгеле, килешүдә язылган шартларның бөтенесе дә безне канәгатьләндерә дип булмый. Сораулар бар һәм алар түләүләргә бәйле, - ди хуҗа. - Түләү графигын кулга бирделәр. Ай саен "Ак Барс" банкка түләп барабыз, ул түләүләр арта бара. Әйтик, беренче вакытта 5 мең сум тирәсе түләсәк, соңгы айда - 6 меңнән артык.

Кредит ахырына ул 20 мең сумга җитәчәк. Үзебезнең шәхси йортыбыз өчен түлибез дигән уй гына сөендерә".

Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X