Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бүген Яшәүчедә һава температурасы 40 градуска кадәр төшкән

Ял көннәрендә Чирмешәндә һава температурасы -32 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Татарстанда урыны-урыны белән 34 градуска кадәр суытачак.

ТР Хөкүмәт Йортында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин комиссиясенең чираттан тыш, видеоконфереция режимында узган утырышында көн тәртибендә халыкның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар һәм аномаль түбән температура чорында җылылык белән өзлексез тәэмин итү хакында сөйләштеләр.

7 декабрьдә республикага Арктикадан аз болытлы антициклон таралуын билгеләп үттеләр. Беренчел фаразлар буенча аның йогынтысы ким дигәндә 13 декабрьгә кадәр сакланачак. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә – 23-29 градуска кадәр төшәчәк, кайбер районнарда -34 градуска кадәр җитәчәк.  Көндез -20...-25 градустан күтәрелмәс дип фаразлана. Көнлек уртача температура нормадан 10-20 градуска түбәнрәк булган салкын һава торышы көтелә.

Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда җирлек җитәкчеләренә күрсәтмәләр көтмичә, проблеманы урында хәл итү бурычы куелды. Моннан тыш, җитәкчеләргә карда йөрүче техникалар әзерләргә куштылар, бу медицина хезмәтләре, ягулык яки азык-төлек илтү өчен кирәк булырга мөмкин.

8 декабрь иртәсендә районның иң салкык ноктасы Яшәүчедә булган. Анда термометр баганасы минус 40 градусны күрсәткән. Бәркәтәдә дә авылның түбән очында һава температурасы - 40ка якынлашкан. Әккәрәйдә – 35, Чумачкада – 33, Ивашкинода – 32, Иске Үтәмештә һәм Туймәттә 31 градус салкын иде, диделәр.

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев