Бу атнада дүрт көн генә эшлибез
Белеп торыгыз

Бу атнада дүрт көн генә эшлибез

Бүген Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, дүрт көнлек кыска эш атнасы башланды.

Бу Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән бәйле. 1, 2 һәм 3 май ял көннәре булачак. Пәнҗешәмбе, 30 апрельдә, эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Аннан озын яллар 9-11 майда булачак. 27 май да Татарстанда ял көне була – Корбан гаете. 8 һәм 26 май шулай ук кыска эш көне була.

Нәтиҗәдә Татарстан халкы майда 18 көн эшли һәм 13 көн ял итә.

чыганак


Нет комментариев