Биш һәм аннан күбрәк бала үстергән чирмешәнле әниләрнең пенсияләре артачак
1 декабрьдән күп балалы (биш һәм аннан күбрәк) аналар иминият пенсияләре күләмен яңадан исәпләү өчен гариза бирә ала.
2026 елның 1 гыйнварыннан пенсия билгеләү һәм түләү буенча законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр биш һәм аннан да күбрәк баланы яшь ярымга җиткәнче карау чорын ата-аналарның берсенең иминият стажына кертеп исәпкә алырга мөмкинлек бирә, балаларның бишенчесе һәм аннан соңгыларына, һәрберсе өчен, 8,1 балл өстәлә.
1 декабрдән район клиент хезмәте (элекечә әйткәндә, район пенсия фонды) гаризалар кабул итә башлый.
-Күпчелек аналарга пенсия билгеләгәндә балалар карау чорлары тулы күләмдә исәпкә алынмаган, бу пенсия күләменә йогынты ясаган. Районда яшәүче 388 хатын-кызның пенсияләрен яңадан исәпләргә кирәк. Хәзер күп балалы аналарны безгә мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гариза бирергә чакырабыз, - диде әлеге уңайдан Социаль фондның район клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Гатина.
Гаризаны Дәүләт хезмәте порталындагы шәхси кабинеттан, күпфункцияле үзәкләр аша яки клиентлар хезмәтләренә мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин. Моның өчен паспорт һәм балаларның туу турында таныклыкларын алып килергә кирәк.
Гариза 2025 елның декабрендә бирелгән очракта, пенсия күләме 2026 елның 1 гыйнварыннан исәпләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев