“Безнең Чирмешән” газетасы хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Татарстандагы Матбугат көне алдыннан “Безнең Чирмешән” район газетасы редакциясе хезмәткәрләрен район җитәкчеләренең атналык эш киңәшмәсендә бүләкләделәр.
Район башлыгы Рамил Айбатов район газетасы фотокорреспонденты Кадрия Габбас кызы Гамировага, ТР массакүләм мәгълүмат чаралары тармагындагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Компьютер версткасы операторы Миләүшә Әнвәр кызы Латыйпова, күпеллык нәтиҗәле хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән өлеше өчен, район башлыгының Мактау грамотасына ия.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән өлешләре өчен, рекламалар буенча белгеч Гүзәл Минкамил кызы Шәйхетдиновага һәм корректор Гүзәл Дамир кызы Шәфыйковага район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

“Орион” яшьләр үзәге сәнгать җитәкчесе Гүзәлия Әхтәм кызы Сафиуллина намуслы хезмәте, профессиональлеге, районда яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына ия булды.
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев