”Безнең Чирмешән” газетасы корректорына Казаннан Грамота җибәрделәр
Белеп торыгыз

”Безнең Чирмешән” газетасы корректорына Казаннан Грамота җибәрделәр

“Безнең Чирмешән” район газетасы хезмәткәре – корректор Гүзәл Дамир кызы Шәфыйкова “ТАТМЕДИА” бүләгенә ия булды.

Мәгълүмат чаралары өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, хезмәттәшебезгә “ТАТМЕДИА” Республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары Агентлыгының Грамотасы тапшырылды. Эшендә - җаваплы һәм иҗатны яратучы, өендә - үрнәк әни, хуҗабикә, әниләрен кайгыртып яшәүче кыз һәм килен – Гүзәл Дамир кызын без дә әлеге бүләге белән  ихластан тәбриклибез.  

фото: автор


Нет комментариев