Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Бер ир-ат БАДлар эчеп вафат булган

Аларны ул маркетплейстан сатып алган һәм ике ай буе эчкән.

Россиядә бер ир кеше БАДлар эчкәннән соң җан тәслим кылган. “Могҗизаи сәдәфләрне” ул маркетплейстан сатып алган һәм ике ай буе эчкән. Соңыннан аның бавырына зур зыян килүен ачыклаганнар. 

Иммунолог Дарья Карташова сөйләп үткәнчә, ир кеше, БАДлар куллана башлаганчы, сәламәтлегеннән зарланмаган. Әмма шуларны ике ай дәвамында эчкәннән соң “фульминантный гепатит” дигән диагноз белән чиктән тыш авыр хәлдә реанимациягә эләккән. Кызганычка, табиблар аны коткарып кала алмаган.
Иммунолог ирнең тәгаен генә нинди БАДлар кулланганлыгын әйтмәгән. Белгеч аларның цинк та, тимер дә, Д витамины да түгел, ә “табигый үсемлек өстәмәсе” булганлыгын гына әйткән.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев