Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Белгечләр бруцеллез куркынычы турында кисәтәләр

Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылындагы бер фермер хуҗалыгында мцгезле эре терлекләр арасында бруцеллез чире табылган, монда карантин кертелгән.

Бу Татарстанда бруцеллез белән авыруның инде өченче очрагы. Беренче икесе 2023 елда Әтнә районының ике хуҗалыгында ачыкланган иде. Моңа кадәр республикада бруцеллез авыруы 30 елга якын күзәтелмәгән.

Бруцеллез - хроник характердагы иң куркыныч йогышлы авырулар рәтенә керә, ул хайваннардан сөт һәм ит аша кешегә дә күчә ала.

Белгечләр фикеренчә, Татарстанның фермер хуҗалыкларында биологик саклау дөрес оештырылган булса, йогышлы авырулар барлыкка килмәгән яки бөтенләй таралмаган булыр иде.

Акча артыннан куып, эшмәкәрләр дә уйлап тормыйлар, читтән мал, мал азыгы алып кайтып саталар.  

- Йорт хайваннарын тотуның санитар-ветеринар кагыйдәләрен төгәл үтәү өчен тулысынча хуҗалар җаваплы. Мал сатып алган очракта, аны ветеринария учреждениесендә теркәргә һәм номеры язылган бирка алырга кирәк. Хайваннарны сатып алу, сату, суюга тапшыру, көтүгә чыгару, терлекчелек продукциясен урнаштыру, ветеринария хезмәте рөхсәте белән генә башкарылырга тиеш. Яңа сатып алган хайваннарны 30 көнгә карантинга урнаштыру сорала, бу вакытта аны тикшерергә һәм эшкәртергә тиешләр. Район халкы әлеге хәлне яхшы аңлый. Алай да активлашуыгызны, безнең район территориясенә бу чирнең үтеп керүенә каршы бергәләп эш итүебезне сорыйм, - диде район ветеринария берләшмәсе башлыгы Алмаз Газыймов. - Терлек, кош-корт һәм азык ташучы барлык транспорт чараларын да тикшеръ сорала.

Хайваннар авыруының һәр очрагы турында дәүләт ветеринария хезмәтенә 2-51-20; 2-51-70 телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев