Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Бәрәңге орлыгын ничек сайларга: чирмешәнлеләр мул уңыш серләрен уртаклаша

Бәрәңге утыртуга әзерлек эшләре башланды. Ә менә мул уңыш алу, эре һәм сау бәрәңге үстерер өчен нәрсә эшләргә? Орлыкны ничек дөрес сайларга, аны әзерләүнең нинди серләре бар?

Чәчкә Сәльманова (Түбән Кәминкә авылы): - Орлыкка дигән бәрәңгене һәр елны 18 апрельдән дә соңга калмыйча чыгарырга тырышабыз. Орлыкны көздән аралап, әзерләп куябыз. Быел кызыл бәрәңге генә утыртырга ниятләдек. Берничә ел элек орлыкны яңарттык, тик бик еш алмаштырмыйбыз: үзебезнең, сыналган бәрәңгене утырту ышанычлы.

Галина Гарипова (Чирмешән авылы): - Без икенче икмәкне күп утыртмыйбыз, шулай да орлык әзерләүгә җитди карыйбыз. Аны баздан чыгарырга соңга калмаска кирәк, утыртканда ул яхшы үргән булсын. Кышкы саклаудан алуга, бәрәңгене җылы, караңгы урынга салабыз, күзләре шыта башлагач, якты җиргә күчерәбез. Яхшы шытым бирсен, тиз тишереп чыксын өчен стимулятор сиптерәм, ә утыртыр алдыннан колорадо коңгызларына каршы препарат белән эшкәртәм. Берничә төрле сорт утыртабыз, тәмлеләрен киләсе елда да чәчәбез, ошамаганнарын – юк. Иң ошаганы иртә өлгерә торганы: үзе шома булмаса да, бик тәмле.

Дания Нуретдинова (Лашман авылы): - Бәрәңгедән яхшы уңыш алу өчен, берничә елга бер тапкыр булса да орлыкны алмаштырырга кирәк. Моның шулай икәнлеген үз тәҗрибәбездән чыгып әйтәм. Җәй көне үк яшь бәрәңге ашау өчен, бераз иртә өлгерә торган сорт утыртабыз. Соңгы елларда орлыкларны корткычларга каршы эшкәртеп чәчә башлаган идек, үткән елда бәрәңгесез калдык, шуңа быел бу алымнан баш тартырга исәп.

Зоя Ларионова (Лагерка авылы): - Бик күп еллар элек үзебезнең  уңыш бик начар булды, шул вакытта орлыкны базардан сатып алдым. Алар әстерхан чикләвеге кадәрле генә иде, шулай да йодрык кадәрле бәрәңге алдык, тәмле дә. Әле дә шуны бетермим, шуннан бирле орлыкка уртача зурлыктагы бәрәңгеләр сайлый башладым. Бер тапкыр орлыкларны корткычларга каршы эшкәртеп чәчкән идем - ошамады, хәзер колорадо коңгызлары белән җәен көрәшәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев