Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Әле дә какы ашыйсызмы?

Балачакны хәтерләтүче үсемлек.

Дуслар, исегездәме, бәләкәй чакта какы ашый идек? Кайберсе бик тәмле була, ә кайсыберләре авызны яндырып та ала иде. Яшь сабаклары йомшак, сусыл аның. Ә менә бераз картайганнарын алсаң, чәйнисең дә чәйнисең. Шушы какыны күрү белән балачак искә төшә. Сезнең дә шулаймы? Бу үсемлек организим өчен дә файдалы икән.

- Югары кан басымын төшерә.
- Кан тамырларын ныгыта.
- Цингага каршы чара.
- Аскарида-суалчаннарын бетерә.
- Шикәр чире вакытында ашарга киңәш ителә.
- Азканлылыктан булыша.
- Атеросклероз, полиневрит вакытында файдалы һ.б.

Эх, хәзерге балалар мондый үсемлекне якын да китерми шул. Һәрхәлдә, бүген кулына какы тотып урамнан йөгерүче авыл балаларын да күргән юк. Кызганыч... Никадәр витаминнар белән баетылыр иде организмнары...

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев