Әккәрәйлеләр боз өстендә пляжда кызынды
Әккәрәй авылы халкы быел да кышкы салкыннардан курыкмыйча, үзләренең матур традицияләренә тугры калды. Кече Сөлчә елгасы буенда “Кышкы пляж” оештырып, кышкы кояш астында “кызындылар”.
Март аеның салкын җилләре дә аларны туктата алмады: кышын су коену белән шөгыльләнүче егермеләп кеше бәкегә чумып чыгып, боз өстендә ял итүнең үзенә күрә бер ләззәтен тойды.
-Кыш айларында да су буенда ял итүне без инде традициягә әверелдердек, - диде чараны оештыручыларның берсе Лидия Квакова. - Яр буенда җылытыла торган вагоныбыз бар, теләгән һәркем анда кереп, кайнар чәй эчеп җылына ала.
Быелгы “Кышкы пляж”га әккәрәйлеләр генә түгел, күрше Ивашкино авылыннан, Әлмәт шәһәреннән, хәтта ерак Владивостоктан кайткан кунаклар да кушылды. Катнашучылар арасында төрле буын вәкилләре бар иде: Әлмәттән килгән Виктор Шмелевка 70 яшьтән узган булса, Владивостоктан әнисе белән кунакка кайткан нәни кызга нибары 4 яшь.
Әккәрәйлеләр бу чараны Кырымның Россия белән яңадан кушылуы көненә багышлап, үзенчәлекле, истәлекле итеп уздырды. Кышкы салкыннарга карамастан, бу көн Кече Сөлчә буенда җылы хатирәләр һәм күтәренке күңел халәте калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев