4 майга һава торышы
Белеп торыгыз

4 майга һава торышы

Дүшәмбе, 4 майда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, сизелерлек явым-төшем булмаячак.

Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.

Төнлә һава температурасы 0 дән +5 градуска кадәр тирбәләчәк. Көндез һава +16...+21 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә +3...+ 5 градус көтелә, көндез температура +19...+ 21 градуска кадәр күтәреләчәк.

чыганак


Нет комментариев