Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

2020 елда минималь хезмәт хакы артачак

Россия Президенты Владимир Путин имза куйган тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

2020 елдан Россиядә хезмәт хакының минималь күләме 850 сумга артачак һәм аена 12 мең 130 сум тәшкил итәчәк. 

«Хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 2020 елның 1 гыйнварыннан аена 12 мең 130 сум күләмендә билгеләргә», диелә документта.

Хезмәт хакының минималь күләме 2019 елның 1 гыйнварыннан билгеләнгән (аена 11 мең 280 сум) белән чагыштырганда 7,5 процент тәшкил итәчәк.

Документның финанс-икътисади нигезләүдә билгеләп үтелгәнчә, 2020 елда бюджет даирәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга чыгымнар 20,9 млрд сум тәшкил итәчәк. Шул исәптән федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренә 5,8 млрд сум һәм РФ субъектлары дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә 15,1 млрд сум туры килә.

Чыганак һәм фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев