Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

14 елда 1504 чирмешәнле ана капиталына сертификат алган

“Демография” милли проекты кысаларында дәүләт программасы гамәлгә кергәннән бирле районда 1504 гаиләгә ана капиталына сертификат бирелгән.

Ана  (гаилә) капиталын алучыларның сертификат акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерүе - иң популяр юнәлешләрнең берсе. Санаулы кешеләр генә аны балаларга белем бирү чыгымнарын каплауга тоткан яки икенче балага айлык акчалата түләү рәсмиләштергән.

Узган елның 1 гыйнварыннан беренче балалары туган гаиләләргә  ана капиталына сертификат алу хокукы бирелде. Андыйлар быел гаилә бюджетларын 483 881 сумга арттыра алды. 2020 елдан башлап икенче балалары  туган гаиләләр өчен ана капиталы суммасына тагын 150 550  сум өстәлде һәм гомуми сумма 639 431 сум тәшкил итте.

Сертификат рәсмиләштерүне гадиләштерү максатында, үткән елның апреленнән Россия Федерациясе Пенсия фонды ана капиталына сертификатны проактив рәвештә, ягъни гаиләләрдән гариза алмыйча гына бирә башлады. Мондый хезмәтләр тәкъдим ителә башлаганнан бирле районда шул рәвешле 128 сертификат тапшырылган.

-Бала туганнан соң ук ана капиталына сертификат автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм гаилә аның акчасыннан, Пенсия фондына мөрәжәгать итеп тормыйча да файдалана ала, - диде РФ Пенсия фондының  район клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина.

Ана капиталыннан файдалану өчен гаризаны Пенсия фондының es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинет аша, күп функцияле үзәктә, торак алу өчен кредит алынган банкта, шулай ук Пенсия фондының территориаль органына бирергә мөмкин.  Бу очракта мөрәжәгать итүченең рәсми теркәлүе һәм яшәү урыны мөһим түгел.

Әлеге төр хезмәт күрсәтелә башлаганнан алып,  Пенсия фонды  органнарына мөрәҗәгать итмичә, кредит учрежденияләре аша  торак шартларын яхшыртуга  кредит алу өчен гариза тапшыручылар да арткан.

Моны да белү мөһим: ана капиталына бәйле барлык исәп-хисап акчаны күчерү юлы белән генә башкарыла, сертификатны акчалата алу закон нигезендә тыела.

фото: Эльвира Мубаракшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев