14 апрельгә һава торышы
Белеп торыгыз

14 апрельгә һава торышы

Сишәмбе, 14 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Иртән бераз яңгыр явачак, яшенле яңгыр явуы ихтимал, кайбер районнарда томан күзәтеләчәк. Көндез урыны белән бераз яңгыр көтелә.

Төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15-16 метрга кадәр җитә.

Төнлә минималь температура +5..+10 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +12..+17 градуска, урыны белән +22 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда сишәмбе шулай ук аязучан болытлы һава торышы, бераз яңгыр көтелә. Төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15 метрга кадәр көчәя. Көндез шәһәрдә максималь температура +13..+15 градус тәшкил итәчәк.

чыганак


Нет комментариев