100гә якын чирмешәнле фронттан килгән хатлар укыган
Район мемориаль үзәк хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышы елларында язылган “Фронт хатлары” акциясендә 100гә якын кеше катнашты.
-Әлеге патриотик акцияне чирмешәнлеләр бик теләп кабул иттеләр. Аңа мәктәп укучылары, эшче халык, пенсионерлар белән бергә, район җитәкчелеге дә кушылды, - диде мемориаль үзәк экскурсоводы Айгөл Җиһаншина.
Күпчелек татар һәм рус телендәге хатлар укыса, сирәк булса да чуваш һәм мордва телендәге хатлар да яңгырады. Гаилә тарихының бәяләп бетергесез битләре белән уртаклашучыларны декабрь башында бергә җыярга ниятлиләр. Акциядә катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев