Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Журналистлар Сабан туенда көч сынашты

“Татмедиа” җәмгыяте оешуның 15 еллыгы уңаеннан журналистлар Сабан туе узды.

Мондый башка бәйрәмнәрдә алар мәгълүмат җыю, тарату белән мәшгуль булсалар, бүген журналистлар рәхәтләнеп Сабан туенда күңел ачтылар.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте оешуның 15 еллыгы уңаеннан, Байлар Сабасында оештырылган журналистларның тәүге Сабан туенда беркем дә моңаеп утырмады, мәйданга ашыкты. Кызыклы уеннарда катнашу, көндәшлек, җиңү ләззәте һич онытылмас.

Бәйрәмгә безнең район газетасы редакциясе коллективы да команда туплап барды. Анда бер төсле футболка, бейсболкалар киеп, район флагын да алып бардык. Гүзәл Шәфыйкова, Марат Гомәров, Гөлсирә Шәрифуллина, Илсөяр Гайнетдинова һич тартынмадылар, кул көрәштерү, сулы чиләкләр күтәреп, кашыкка йомырка куеп йөгерү, аякка капчык киеп узышу буенча һәм башка бәйгеләрдә бик актив катнаштылар, бүләкләр алдылар. Бүләкләр дигәннән, аларны, “Татмедиа”дан тыш, җәмгыятьнең шәһәр һәм районнардагы филиаллары да әзерләгән иде. Ул бүләкләрне мәйданда  театральләштерелгән тамаша ясап кабул иттеләр.

Бу көнне милли көрәш, волейбол буенча бәйге дә булды, җиңүчеләргә саллы бүләкләр тапшырылды.

Журналистларны, бәйрәм кунакларын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та сәламләде.

- Сез яңа проектлар эшләргә тырыштыгыз, хәзер аларның яңаларын эзләгез, телгә, дуслыкка, милли традицияләргә нинди сәламәт йогынты ясый аласыз, шуларны карагыз, хәзер зуррак аудитория белән тамашачыны кол итә торган проектлар кирәк, - диде ул Сабан туена килгән баш мөхәррирләр катнашында узган очрашуда.

Әлеге чарада грантлар алуга төрле проектларны гамәлгә ашыру буенча фикер алышу да булды, анда матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та үз фикерләрен җиткерделәр.

“Татмедиа” медиаресурсына 98 район һәм шәһәр газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиоканал, интернетта 79 сайт керә. Бу тармакта 1600 кеше эшли.

Гомумән, тәүге Сабантуй уңышлы килеп чыкты, уңай бәя алды. Мондый формада очрашу, бәйрәм итү киләсе елларда да оештырылсын иде, диделәр Байлар Сабасына килгән журналистлар.

Гөлсирә Шәрифуллина, Марат Гомәров фотолары.

Журналистлар Сабан туенда чирмешәнлеләр дә катнашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев