Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Югары Чегодайда быел беренче кече Сабантуй балалар өчен оештырылды

Мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен мавыктыргыч уен программасы әзерләгәннәр

Майның соңгы якшәмбесендә авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда балалар белән бергә әти-әниләр һәм әби бабайлар да рәхәтләнеп ял итте, балаларның шат авазлар яңгырап торды.

Бу бәйрәмдә үземә дә катнашу насыйп булды. Бәләкәйләр монда кунакка килгән әкият геройлары белән дә көч сынаштылар, уйнадылар, күңел ачтылар. Гомумән, бәйрәмдә уенннар күп булды, катнашучылар берсе дә бүләксез калмады.

Авыл халкына, балаларга һәрдаим шундый чаралар оештырган мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтләр белдерәм. Шундый чаралар халыкны берләштерә дә инде ул. Авылда мәдният яшәсә, аның киләчәге дә өметле.

Гөлчәчәк Садриева.

Яр Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев