Яшәүче кабат кунаклар дәште
Июль аенда әлеге авыл гөр килеп 90 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Бәйрәмгә кеше бик күп җыелды. Күрше авыллардан гына түгел, туган ягын сагынып ерактан кайтучылар да байтак иде. Йорт саен биш-алты машина торды.
37 йортта 84 кеше гомер итүче Әшәлчегә, авылны халык телендә шулай да атап йөртәләр, Кармыш кешеләре нигез сала.
-Иң беренче булып яңа урынга Сөнгатулла Лотфуллин гаиләсе килеп төпләнгән, - ди авыл имамы Фаил Мортазин. – Аннары Әшраф Әбүнәгыймов, Гарифулла Шәйдуллин, Әхмәткәрим Вәлиевлар күченә.
Күмәкләшү вакытында авылда идарә бинасы, мәктәп, клуб, сәүдә ноктасы, фермалар, амбарлар төзелгән. Аерым бер колхоз булып яшиләр. “Яшәүче” колхозы, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнгән. Сугыш елларында биредә кавын-карбызга кадәр үстергәннәр.
Бөек Ватан сугышына Әшәлчәдән 63 кеше китә, 32 се туган якларына исән-сау әйләнеп кайта.
1965-66 нчы елларда йортлар саны 73 кә җитә, халык саны 450 тирәсе була. Уңган халык яши монда. Әйтик, узган гасырда авылда һәр йортта диярлек киез итек басканнар, чит төбәкләргә барып, үз товарларын сатканнар. 80-90 нчы елларда халык суган үстерү белән шөгыльләнгән. Суган саткан акчага матур таш йортлар төзегәннәр.
Кызганыч, бүген монда да, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр гомер кичерә. Авылның иң яшь кешесе Рузилә Хәсәншина 2013 елны туган. Авылның башлангыч мәктәбендә 4 бала белем ала. Берничә ел элек биредә республика программасы нигезендә яңа мәдәният йорты төзеделәр, халыкка медицина ярдәме күрсәтергә фельдшер-акушерлык пункты да бар.
Кечкенә поселокның халкы дус, бердәм булып яши. Ел саен диярлек авылдашлар көче белән “Авыл көне”н үткәрү дә шуны дәлилли. Быел әлеге бәйрәмне инде унынчы тапкыр оештырдылар. -Авылга еш кайта алмыйбыз шул, олыгайдык, - ди бәйрәмгә Бөгелмә шәһәреннән кайткан Зөләйха апа Закирова. – Ләкин туган як гел сагындырып тора. Бу бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт, кайтырга, туганнар белән очрашырга сәбәп булды.
Авылда туып үскән кешеләр төрле төбәкләрдә яшиләр, төрле урыннарда эшлиләр. Әйтик, Фәрит Юнес улы Гатин Бөгелмә шәһәре аграр техникумы директоры, Римгел Рәҗәп улы Хәйрисламов Яр Чаллы шәһәрендә ремонт-механика заводының баш инженеры, Локман Вафа улы Вәлиев Бөгелмә төзекләндерү оешмасының генераль директоры, Исмәгыйль Закир улы Гатин шул ук шәһәрнең пассажир автотранспорт предприятиесен җитәкли, Шәриза Хәйрислам кызы Хәйрисламова Казан шәһәренең үзәк базар директоры, Шәйхислам Хәйрислам улы Хәйрисламов Питрәч һәм Биектау районнарында 40 ел суд рәисе булып эшли.
Аларны һәм башка иганәчеләрне бүген мәйданга чакырып бөтен халык алдында рәхмәт сүзләре җиткерделәр, истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.
Авыл халкын шундый зур юбилей белән котларга районыбызның татар, чуваш, рус, мордва авылларыннан да фольклор коллективлары килгән.
-Без бу бәйрәмне көтеп алабыз, аңа алдан әзерләнәбез, - ди 80 нән узган Тәскирә апа Латыпова. – Авылга күпме кеше килә. Йорт саен кунаклар кайта, үзебезгә дә кайтучы күп. Кеше килсә күңелле генә бит.
Бәйрәмгә танылган артистлар Резеда Шәрәфиева һәм Бәширә Насыйровалар да ямь өстәде. Алар Яшәүче егетенең, әлеге бәйрәмне оештыручыларның берсе, Илшат Харисовның да байтак җырларын башкардылар.
Мәйданда атлар чабышында җиңүчеләрне бүләкләү, колгага менү, капчык сугышы, катыктан акча эзләү, аркан тартышу һәм башка уеннар да булды. Аларда бала –чага гына түгел, өлкәннәр дә актив катнашты. Биредә хатын-кызлар да көрәште, бавырсак пешереп килүчеләрне дә бүләкләделәр. Халык кичкә кадәр таралмады. Озакка сузылган көрәшне дә сабыр гына ахырга кадәр карап бетерделәр. Түбән Камада яшәүче Динар Гатиятов баш батыр булып калды. Аңа кер юу машинасы һәм тәкә бүләк иттеләр. Сүз уңаеннан, Динарның әтисе Фәгыйль бәйрәмгә үз өлешен керткән, ярышларда катнашучыларга байтак бүләк алып кайткан. Гомумән, бүгенге бәйрәмнән бик сирәк кеше бүләксез кайткандыр.
Автор фотолары
Яшәүчегә - 90 ел (ФОТОРЕПОРТАЖ -1нче өлеше)
Яшәүчегә - 90 ел (ФОТОРЕПОРТАЖ -2нче өлеше)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев