Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Яңа Элмәледә узган Сабантуйдан бүләксез китмәделәр

Никитиннар "Сөлчә" җәмгыяте һәм Яңа Элмәле авыл җирлеге Советы оештырган Сабантуйдан әллә ничә затлы, кыйммәтле бүләк алып киттеләр. Бер төсле телевизорлары булган, инде Владимир Ильичка тагын берне, яңаны бирделәр. Сыерлары, бозаулары, дуңгызлары янында симез тәкә дә печән чемченә. Телевизор белән тәкәне аңа кыр батыры буларак бүләк иттеләр. Хатыны - сыер...

Никитиннар "Сөлчә" җәмгыяте һәм Яңа Элмәле авыл җирлеге Советы оештырган Сабантуйдан әллә ничә затлы, кыйммәтле бүләк алып киттеләр.

Бер төсле телевизорлары булган, инде Владимир Ильичка тагын берне, яңаны бирделәр. Сыерлары, бозаулары, дуңгызлары янында симез тәкә дә печән чемченә.
Телевизор белән тәкәне аңа кыр батыры буларак бүләк иттеләр. Хатыны - сыер савучы Галина да идарә тарафыннан бүләк белән бәяләнде.
Никитиннар болай хөрмәтләүгә бик лаек. Владимир язгы кыр эшләре чорында җирләрне тырмалаган, культивацияләгән. Берьюлы диярлек ике трактор кабызган. "Беларусь"тан тыш, аңа ЮМЗга утырып минераль ашламалар төяүне дә йөкләгәннәр.
-Эшебез көйле барды, өзеклекләр булмады, - ди "Сөлчә" уңганы. - Көненә икешәр тапкыр ашаттылар. Сабан туе алдыннан 31 мең сум хезмәт хакы да алдым.
Владимир Никитин, күренеп тора, төп көчен хезмәткә багышлый, буш вакыты юк. Тагын бер күркәм сыйфаты - ул инде биш ел спиртлы эчемлекләр белән мавыкмый, аны кирәксенми дә. 32 ел механизатор стажы булган оста, билгеле, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тракторын кабызып чыга ала.
Никитиннар бер ул, бер кыз үстергәннәр.
"Сөлчә" җитәкчелеге, гомумән, районда быелгы, 5 июньдә узган, тәүге Сабан туенда барлык эшчеләренең дә күңелен күрергә тырышты, барысын да бүләк белән сөендерде. Хәтта суыткычлар да бирделәр. Уеннарда катнашучылар да өлешсез калмады. Ә көрәш батырына - Рәмил Гозәеровка тәкә һәм җылы одеал бүләк иттеләр.
Яңа Элмәле янындагы иркен мәйданда үзешчән артистлар җырлады, шашлык кыздырдылар, самавыр чәе белән сыйландылар. Чуваш авылындагы Сабан туенда тирә - күршеләр - татарлар, руслар, мордвалар да артык түгел иде, алар да рәхәтләнеп күңел ачты, уеннарда катнашты.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined