Хөрмәтле чирмешәнлеләр, кадерле якташлар!
Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм!
Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы, ризык тулы өстәлегез түгәрәк булсын. Эшләрегез уңсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен.
Күңелегез һәрвакыт яшь булып калсын! Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын. Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагыдан да күбрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын. Яңа ел бәйрәме матур үтсен! Алдагы өр-яңа ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын.
Руслан ХӘЛИУЛЛИН,
Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев