Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Үзенчәлекле балаларга Кыш бабай бүләкләр алып килде

Чыршы бәйрәменә физик мөмкинлекләре чикле һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән 45 баланы, шулай ук әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан 55 сабыйны чакырганнар.

Дөрес, район мәдәният йортында оештырылган чарага барысы да килә алмаган: һава шартлары бераз комачаулады, сезонлы авыруларның да көчәйгән вакыты.

Чирмешәннән Антон Перцев бәйрәмдә әнисе белән. Антон Лашман мәктәбенең 5 нче коррекцион сыйныфында укый.

- Улыбыз тумыштан авырганлыктан, безгә еш кына больницаларда ятарга туры килә. Шуңа күрә Антон мондый бәйрәмнәргә бик яратып йөри, балалар белән аралашу, күңел ачу аңа уңай йогынты ясый, күңелендә матур истәлекләр кала. Рәхмәт, безнең балаларны шулай сөендергәннәре өчен. Алар шат булгач, безгә – ата-аналарга икеләтә күңелле, - диде Галина Перцева.

Бәйрәмгә Убырлы карчык, Куян, Аждаһа, Кыш бабай белән Кар кызы кебек әкияти персонажлар да килгәч,  тантана тагын да җанланып китте. Әлбәттә, балаларга район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән татлы бүләкләр дә өләштеләр.

 

Ирина Митяева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев