Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ульяновкада Уяв һәм Питрау көне бәйрәмнәрендә ветераннар да хороводта җырлады

Мондый бәйрәм 76 яшьлек Мария Суминадан башка үтми инде ул. Ветеран бүген дә хороводта башлап җырлаучыларның берсе булды.

 

-Яшьтән үк җырлыйм мин, - диде ул. -Бәйрәмнәрдә ел да диярлек катнашам, анда рәхәтләнеп күңел ачабыз, борынгы халык җырларын искә төшерәбез.

Валентина Иванова да биредә.

-Язгы чәчүдән соң, уракка кадәр бушрак арада, безнең авылда ел да, бергә җыелып, Уявта күрешкәннәр, кунакка йөрешкәннәр, тәмле-тәмле сыйлар пешереп сыйланганнар, - диде ул, авыл мәктәбе укытучысы. -Кайбер яшьләр шунда танышып, кавышып, гаилә корганнар.

Уяв белән бергә, бүген апостоллар – изге Петр һәм Павел көне дә билгеләп үтелә.

Мария Иванова Яр Чаллыда яши икән, җәйге чорда күп вакытлары монда үтә. Шәһәрдә чакта да, Уявны болай гына уздырып җибәрмиләр, туган-тумача, якташлар белән бергә җыелалар.

Уявны Үзәк урамның көнчыгыш ягыннан, кулга-кул тотынышып, хоровод йөреше белән, җыр җырлап башладылар. Йөзләп кешегә юл уңаенда тагын байтак авылдашлары, кунаклар кушылды.

Җырлап арырга туры килмәде, хороводтагылар дистәдән күбрәк йорт каршында көйләнгән табында да сыйланды. Чувашлар бик кунакчыл, аш-суга оста халык, кемдер итле-бәрәңгеле хуплау (бәлеш) пешергән, икенчеләре чувашларның популяр ризыгы – өй колбасасы – шартан тәкъдим итте. Өстәлгә, билгеле, кисель – чуваш сырасы да куйганнар. Бала-чага исә бу кызу көнне татлы лимонад белән сыйлаучыларга рәхмәт җиткерде.

Николай Суминнар торт, пылау, карбызга хәтле әзерләгәннәр, самавырда чәй кайнатканнар.

-Ә без яңа уңыштан – бакча җиләге вареньесы, тозлы кыяр авыз итәрләр, дидек, башка тәм-томны да алдан ук кайгырттык, - ди Александр Филимонов.

 

-Безнең өстәлгә дә рәхим итегез! – дип кунакларга эндәште Петр Захаров. Ихлас чакыруга ничек түзәсең, алар өе каршында да сыйландылар.

Тукталган арада да җыр якта калмады. Кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясап бастылар, җырлап әйләнделәр.

Бәйрәмдә яшьләр, балалар күп булу сөенечле. Алар менә шулай, гореф-гадәтләрне күреп, барын да белеп үсә. Башлап җибәрергә өлкән апалары барында, борынгы, халык җырларын да җырларлар әле.

Уявка бик матур, үзенчәлекле киемнәрдән – чуваш милли сәхнә костюмнарыннан килгәннәргә да рәхмәт. Милли, тарихи традицияләр, мәдәният, йолалар шулай да саклана, популярлаша.

...Ашыкмыйча гына урамнардан үткәч, бәйрәмдә катнашучылар теләкләр тели-тели, авыл очында кабат бер мәйданга җыелып, Уявны озату йоласын башкардылар. Бүген бакча эшләре онытылып тора, Ульяновкага да, нәкъ бәйрәмгә читтән дә кунаклар кайткач, күпчелек өйләрдә ут бик соң сүнде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев