Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Түбән Кәминкә Сабан туенда баш батырга өр-яңа күмер самавыры бирәләр

Иртәгә, 10 июньдә, Түбән Кәминкәдә хатын-кызлар велосипедта узышачак, утызимәнлеләр һәм искеүтәмешлеләр мәйданда әтәч куарга әзерләнә.

Авылларда халкыбызның милли, яраткан бәйрәмен - Сабан туйларын оештыручыларның бик мәшәкатьле вакытлары. Һәркем бәйрәмне кызык, истә калырлык итеп оештырырга тырыша. Авыл җирлекләре башлыкларының бу уңайдан хәлләрен белештек.

Мингали Минһаҗев, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы: - Быел бәйрәмне “Бүләк” дип аталучы, электән килгән урыныбызда үткәрәчәкбез. Сабан туе сәгать 10да башланачак. Көрәштә җиңгән баш батырга  тәкә һәм үлән чапкыч - триммер бүләк әзер. Бәйрәмне үткәрергә иганәчеләребез дә булышты. Өч авылда да: Югары Кәминкәдә, Керкәледә, Кызыл Ярда Сөлге җыйдык . Бәйрәмдә үзебезнең авыл үзешчәннәре чыгыш ясаячак.

Мингәрәй Әминов, Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы: - Бездә дә Сабан туе сәгать 10да башлана. Мәйданны Озын күпер янындагы су буенда көйләдек. Көрәштә баш батырны - симез тәкә, икенче урын алучыны – тузан суырткыч, өченче урын алучыны микродулкынлы мич көтә. Иллеләп тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларына, махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларның гаиләләренә бүләкләр әзерләп куйдык. Мәйданда әтәч куу ярышы да була. 50 килограммлы он капчыгын отар өчен иң күп “приседание” ясарга туры киләчәк. Бәйрәмне үткәрү чыгымнарын нефтьчеләр күтәрешә. Артистлар үзебезнеке.

Рәдиф Халиков, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы: - Безнең авыл егете  Илгиз Зәдайханов бәйрәмгә читтән артистлар: Гүзәл Әхмәтованы,  Марат Фәйрушинны, Рамил Галимҗановны дәште. Бәйрәм  сәгать уникедә башлана. Ат чабышлары булачак. Баш батыр өр-яңа күмер самавырына, тәкәгә ия булачак. Елдагыча, хатын-кызлар велосипедта узышачак.

Нәкыйп Мөхтәсимов, Иске Кади авыл җирлеге башлыгы: -Кунакларны сәгать 10да Тукай авылы янындагы болында көтәбез. Көрәш батыры тәкә һәм үлән чапкыч – триммер алачак. Сабан туена хас барлык традицион уеннарны үткәрәчәкбез, бүләкләрне, рәхмәт, авыл халкы да бирде.

Рафис Мингулов, Иске Үтәмеш авыл җирле башлыгы : - Сабан туе Иске Үтәмештә авыл стадионында була, ул сәгать 10да башлана. Баш батырга  телевизор алдык. Мәйданда әтәч куу кебек кызыклы уеннар да әзерләдек.

Урманасты Үтәмештә Сабан туе 14 сәгатьтә башлана. Читтән артистлар да килергә тиеш. Баш батырга телевизор бүләк булачак.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев