Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Түбән Кама шәһәрендә якташлар – чирмешәнлеләр очрашты

Безнең якларга гына хас “подгорный”, “крис” биюләре, гармун моңы, сөйләмдә чыкылдап торган мишәр диалекты... Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты фойесы кунакларын әүвәл шундыйрак күренеш каршы алды.

Әнә Җәмил Шәйхетдинов Сөлчәләргә кайткан чакта син булдың уйларымда дип моңлы җырын суза. Килүчеләргә чирмешәнлеләрнең купшы итеп бизәлгән күргәзмәләре дә кызыклы. Бәйрәм рухы сеңгән чара башында оештыру эшләре белән тыз-быз йөгерүче ханым белән аралашып алдык. Ул “Түбән Кама – Якташлар – Чирмешән җәмгыяте” рәисе Рәхилә Корбангалиева.

–Мин тумышым белән Иске Кади авылыннан, монда инде 36 ел яшим. 1988 елда мәктәпне тәмамлаган соң, монда килеп укып, эшли башладым, – ди якташыбыз.

–Шәһәрдә күпмерәк чирмешәнле икән? – дип кызыксынуыма.

–Минем исәбем буенча 7–8 мең генә бардыр. Бу шактый сан. Үзара аралашып, белешеп, күрешеп яшибез. Шәһәрдә Чирмешән кешесен очрату, аралашу бик күңелле – кайвакыт алар туганыңнан да якын булып китә, – диде шәһәрнең 12,13 микрорайоннарында җирле үзидарә рәисе булып эшләүче Рәхилә Вәлиҗан кызы.

БЕЛЕШМӘ:

Түбән Кама шәһәре 1960 нчы еллар башында нефть химиясе комбинаты төзелә башлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән (хәзер – СИБУР компаниясенең “Нижнекамскнефтехим” ПАО). Башта беренче төзүчеләр өчен кечкенә поселок пәйда була, аннары ул Казан һәм Чаллыдан кала, Татарстанда зурлыгы буенча өченче урында торган шәһәр булып үсә. 1966 елда Түбән Кама шәһәр буларак теркәлә.

Биредә Россиядә иң эре нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм энергия җитештерү сәнәгате үзәкләренең берсе урнашкан. Аңа Татарстанда җитештерелә торган сәнәгать продукциясенең 23 проценты һәм экспортның 30 процентка якыны туры килә.

2021 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, Түбән Камада 241 меңнән күбрәк кеше яши.

Тарих битләренә күз салсак, чирмешәнлеләрнең “Якташлар җәмгыяте” 2005 елда  эшли башлый. Беренче җитәкчесе Зәки Нуретдинов иде. Аның эшен 10 ел дәверендә Җәмил Шәйхетдинов дәвам итте.

Узган шимбә көнне Түбән Камада үткән чираттагы якташлар очрашуына Чирмешәннән 120 кешелек “десант”: җитәкчеләр, артистлар, мәдәният хезмәткәрләре килде.

Якташларыбызны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов сәламләп, район башлыгы Рамил Айбатов котлауларын ирештерде, районыбызның бүгенге тормыш-көнкүреше, казанышлары белән таныштырды.

–Безнең төп байлыгыбыз – уңган, булдыклы халкыбыз. Шундый матур чара оештыручыларга, якташларыбызга бик зур рәхмәт – диде Илнур Минсәгыйть улы.

Түбән Каманы төзүгә чирмешәнлеләр зур өлеш керткән. Якташларыбыз бүген шәһәр икътисадының барлык өлкәләрендә хезмәт куя. Шуңадыр да әнә Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин да аларга сәламнәрен җибәргән.

Утыз Имән авылында туып үскән, ирле-хатынлы Тәлгать һәм Фәһимә Хәбибуллиннар монда
50 еллап гомер итәләр.

–1971 елда килдек. Түбән Кама ул вакытта кечкенә генә шәһәр, ике Химиклар һәм Төзүчеләр урамы бар иде. Шунда хезмәт иттек. Хәзер олыгайгач, җәйләребезне авылда үткәрәбез. Туган якларыбыз бик якын. Якташларыбыз белән күрешү – үзе бер гомер. Тормыш шундый, яшебез бара, бүген без – бар, иртәгә – юк, күрешеп калырга кирәк, – диләр алар.

Чирмешән артистларының һәм  түбәнкамалыларның татарча, русча, чувашча, мордвача җыр-биюләре, нәфис сүзләре белән үрелеп барган чарага Казаннан да якташлар җәмгыяте рәисе ярдәмчесе Фәнил Закиров, Чаллыдан якташлар җәмгыяте рәисе ярдәмчесе Хәмит Зарипов, Кама аръягы җирле зонасыннан татарлар һәм тарихи халыклар милли конгрессы рәисе, Татарстан Республикасының Мәскәүдәге татарларның штабы вәкиле Дауд Хәбибуллин да килеп, чирмешәнлеләрне котлады. Казаннан якташыбыз Хафиз Миргалимов та бүләкләр җибәргән. “Якташлар” җәмгыятендә күрсәткән олы хезмәтләре, актив катнашканнары өчен чирмешәнлеләргә: Рәхилә Корбангалиевага, Розалия Гыйззәтуллинага, Фәнил Сөләймановка, Фәрит Низамовка, Фаяз Сөнгатовка, Рузилә Мөхтәсимовага, Мингәрәй Әминовка, Әлфия Закировага, Наталья Иляевага бүләкләр – медальләр тапшырдылар.

–Кичә бик матур, күпме авылдашларны, танышларны күрдек. Безнең халык эшли дә, шулай бәйрәм дә итә белә, – диде Яр Чаллыдан килгән кунак Асия Измайлова.

Әйе, мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам итсен. Иң мөһиме – туган җиребез имин, бала-чагабыз, кардәш-ыру, туган-тумача сау-сәламәт булсын.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев