Түбән Кармалкада берьюлы өч бәйрәм гөрләде
Узган шимбә көнне Түбән Кармалка авылында өч бәйрәм бергә гөрләде. Бу көнне авылның 280 еллыгын, Никольское храмының 115 еллыгын билгеләделәр һәм Анатолий Чернышевның “Мы из Нижней Кармалки” дигән китабының өченче басмасын тәкъдим иттеләр.
-Түбән Кармалка бистәсе турында беренче мәгълүмат 1740 нчы елдагы язмаларда очрый, - ди озак еллар авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан, авыл тарихы белән кызыксынучы Валентина Павловна Мануйлова. – Монда Россиянең төрле төбәкләреннән байлардан качкан крестьяннар җыелган була. 18 гасыр азагында халык санын алу кампаниясе үтә. Анда бездә чиркәү дә, мәктәп тә юк, дип языла. Шуннан соң биредә чиркәү төзелеше турында карар чыга, әүвәл аны агачтан, ә 20 гасыр башында таштан төзиләр. Революциягә кадәр авылда халык саны 2000 гә кадәр җитә. Бүген Кармалкада 190 кеше яши, нигездә, өлкән яшьтәгеләр.
Бәйрәм литургия белән башланып китте. Авыл чиркәвендә түбәнкармалкалылар белән бергә республикабызның башка район һәм шәһәрләреннән кайткан авылдашлары да гыйбадәт кылдылар.
Бүген бу авылда гражданнар сугышы корбаннарына обелиск та ачтылар.
Түбән Кармалканың тарихы Татарстан һәм илебез тарихы белән бәйләнгән.
-1920 нче елның февралендә Бәркәтә авылында башланып киткән “сәнәкчеләр фетнәсе” Түбән Кармалкага да килеп җитә. Шул вакытта 20ләп кеше үтерелә, аларны туганнар каберлегенә җирлиләр, - дип сөйләде Валентина Павловна. – Гражданнар сугышы корбаннары да онытыларга тиеш түгел. Форсаттан файдаланып, әлеге изге эштә ярдәм күрсәткән авылдашларыбызга: Виктор Домнинга, Юрий Стукалинга, Дмитрий Киричюкка, Иван Мордвиновка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Бәйрәмнең төп өлеше авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта узды. Чарага килүчеләрне Чирмешән районының благочинные Александр Филимонов, район башлыгының дин мәсьәләләре буенча киңәшчесе Рәсыйх Газизов, Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин котладылар.
-Чиркәүгә кергәч, күзләремә яшь тулды, - диде Минзәләдән бәйрәмгә кайткан Валентина Ивановна Реутова (кыз фамилиясе). – Храмның ишекләре ачык, биредә гыйбадәт кылалар. Авылны бик сагынып яшибез, олыгайган саен туган як сагындыра.
Валентина Ивановна бертуганнары: Санкт-Петербургта яшәүче Нина Ивановна һәм Яшел Үзәннән Наталья Ивановна белән бергә кайтканнар. Бүген Реутоваларның авылда туган нигезләре дә сакланмаган, көтеп торучы туганнары да юк, ләкин биредә зиратта әниләре, әби-бабайлары җирләнгән.
-Без ел да кайтырга тырышабыз, ләкин без уйлаганча гына булмый шул. Ә быел сәбәп тә бар - бәйрәмгә чамалап кайттык, -ди авылдашлары арасында популяр кеше, ул берничә китап авторы, Нина Ивановна Тельпиш. – Анатолий Петрович Чернышев белән элемтә дә торабыз, ул да бик чакырды. Без бүген бик бәхетле, авылдашларыбызны күрдек, классташларыбыз белән очраштык.
Нина Ивановна да авылдашларын бәйрәм белән котлап, үзе язган шигырьләрен укыды.
Анатолий Петрович Чернышев та якташларына кабат бүләк ясады, “Мы из Нижней Кармалки” дигән китапның өченче басмасын тәкъдим итте. 500 битле, матур итеп эшләнгән, яхшы кәгазьдә басылган китапта авылның үткән тарихы: революция, колхозлашу, сугыш еллары һәм бүгенге тормыш та сурәтләнгән. Бик күп фоторәсемнәр дә бирелгән.
-Кызганыч, әле китапка кермәгән материаллар тагын калды, - диде 82 яшьлек китап авторы.
Анатолий Петрович озак еллар журналист булып эшләгән. Тыңгысыз кеше. Пенсиягә чыккач туган авылы –Түбән Кармалка турында китап чыгарырга уйлый һәм ул аны тулыландырып өч тапкыр бастыра. Авылдашлары аңа бик рәхмәтле.
“Авыл көне” җыр-бию белән үрелеп барды. Бәйрәм булгач, бүләкләр дә булды. Авылның олы кешеләренә, яшь гаиләләргә, элек хезмәт куйган сыер савучыларга, күп балалалы гаиләләргә, авылның тормышында актив катнашучыларга, кунакларга - барысына да бүләкләр тапшырдылар.
фото: автор
Түбән Кармалкада авыл көнен билгеләп үттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев