«Россия көне»ндә Чирмешәндә күләмле чара үтәчәк
12 июньдә, «Россия көне»ндә район үзәгендә күләмле чара үтәчәк.
Төп бәйрәм чарасы Яшьләр мәйданчыгында була. 16 сәгатьтә биредә клоун Степа һәм аның командасы балалар өчен тамаша оештыра. Ярышларны аерым спорт мәйданчыкларында уздыру планлаштырыла.
Район үзешчәннәре катнашындагы «Мин яратам сине, Россия!» дип аталган бәйрәм концерты 19 сәгатьтә башланырга тиеш.
Шул ук көнне биредә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенә дә старт бирелә, ул 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәмдә авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче бер төркем балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган өр-яңа сумкалар-ранецлар тапшырмакчылар.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев