Район башлыгы Рамил Айбатовның Корбан гаете, Троица бәйрәмнәре уңаеннан КОТЛАВЫ
Хөрмәтле райондашлар!
Мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете.
Ул яхшы эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне чагылдыра. Аллаһы Тәгалә шушы изге көннәрдә кылган барлык догаларыбызны, изге гамәлләребезне һәм чалынган корбаннарыбызны кабул кылсын.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә, якыннарыгызга иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Ил-көннәребез тыныч булсын, кайгы-хәсрәтләрдән сакласын, киләсе гаетләрне дә саулыкта, шатлыкта бергәләшеп каршы алырга насыйп итсен. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
Шулай ук бу атнада, православие динен тотучы якташларыбыз Троица бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу көн христианнар өчен иң төп бәйрәмнәрнең берсе санала. Троица Пасхадан соң илленче көнне билгеләп үтелә, бу вакытка табигать тәмам уяна, озак кыштан соң яңа, тулы канлы тормыш башлана.
Изге Троица көне – яңарту, чистарыну символы. Әйләнә-тирәгездә җылы булсын, күңелегездә һәрвакыт иман, яхшыга өмет саклансын. Райондашларыбызны котлап, рух күтәренкелеге, саулык-сәламәтлек
телим.
Бәйрәм белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев