Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Нәүрүзне Чирмешәндә дә билгеләп үтәрбез

21 мартта, көн белән төн тигезләшкән көнне, төрки һәм фарсы телле халыклар Нәүрүз бәйрәмен билгелиячәкләр. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә.

Нәкъ шул көнне район үзәгендә, Яшьләр мәйданчыгында, бәйрәм оештырырга планлаштыралар. Район мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Иляева әйтүенчә, 21 март көнне биредә район артистлары концерт күрсәтәчәк, биредә милли уеннар оештырырга, коймаклар, ботка пешерергә дә планлаштыралар. Һәр авыл җирлегеннән Нәүрүзбикә катнашуы да көтелә. Бәйрәм сәгать 12дә башланачак.

Нәүрүз дөньядагы иң борынгы бәйрәм һәм фарсыларда барлыкка килгән дип санала. Аны бәйрәм итү кояш календаре барлыкка килү белән бәйле. Ул исламга кадәр җиде гасыр элек барлыкка килгән.  

Нәүрүз мөселманнарның яңа елыннан аерыла. Мөселманнар ай календаре буенча яши. Кояш календаре буенча бер елда 365 (366) көн. Айныкында – 354 (355).  

Мөселманнарның ай календарена нигезләнгән елы Мөхәррәм аеннан башлана, ул ел фасылларына бәйләнмәгән.  

Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азиянең җир эшкәртүче халыкларында барлыкка килгән әлеге бәйрәм, гарәп яуларын да кичеп, сакланып калган. Ислам динендәге күп кенә халыклар өчен ул барыбер бәйрәм, аларның мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып калган.  

Кайбер илләрдә Нәүрүз дәүләт бәйрәме, 21 март ял көне итеп игълан ителгән.  

Бәйрәмгә ике атна вакыт кала, савытларга бодай белән ясмык салганнар. Бәйрәмгә аларның уҗымы 5-7 см үсәргә тиеш. Яшел төс табын бизәге булган һәм яңа тормыш башлануны символлаштырган. Бәйрәмгә таба тагын бер тапкыр бөртеклеләр үстереп, табынга куйганнар.  

Бу көнне чиста киемнәр кигәннәр. Исламга кадәрге чорда Нәүрүз алдыннан бер атна вакыт әрвахларга багышланган. Бу атнада аларны искә төшергәннәр, аларның рухларыннан киләсе елга ярдәм сораганнар.  

Шулай ук чистарыну йолаларын башкарганнар. Нәүрүз алды чәршәмбесендә урамда учак ягып, аның аша җидешәр тапкыр яки берәр тапкыр җиде учак аша сикерергә кирәк булган. Узган елгы гөнаһлардан арыну өчен шулай ук Нәүрүз алды кичендә агымсу аша сикергәннәр.  

Үзәк Азиядә бер бәйрәм дә пылаусыз узмый.

Кунаклар килсә, аларга аз гына төртке чыгарган бодай биргәннәр. Аны һәртөрле яңаруга кушылу дип кабул иткәннәр.  

Бу көнне балалар, өй саен кереп, җырлап йөриләр. Аларга тәмле әйберләр бирәләр. Урамда такмакчылар, чичәннәр җырлый, кәмитчеләр кәмит күрсәтә. Бәйрәм кичкә кадәр, икенче көнне һәркемнең өендә дәвам итә .  

Борынгы заманнарда Нәүрүз 13 көн бәйрәм ителгән. Тантаналар ахырында кешеләр кырга чыгып, Яңа ел каршылаганнар. Кырга чыккан һәркемгә ел буена бәхет һәм иминлек юлдаш булыр дип уйлаганнар.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев