Нәүруз – яз һәм яңа көч
Бүген, 21 мартта, көн белән төн тигезләшкән көндә, борынгы Нәүруз бәйрәме билгеләп үтелә.
Төрки һәм фарсы телле халыкларның изге йоласы булган бу көн игенчеләр өчен Яңа ел башлануын аңлата. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, Нәүруз «яңа көн» дигәнне аңлата.
Районыбызда халыкның милли гореф-гадәтләрен саклауга зур игътибар бирелә. Элек-электән Нәүруз өстәленә бодай, кукуруз, тары, арпа, борчак оннарыннан пешерелгән түгәрәк тәкәчләр куелган. Әмма бәйрәмнең төп бизәге – үстертелгән бодай үрентеләре. Ул тормышның һәм уңышның символы булып тора. Бу гүзәл йола бүгенге көндә дә үзбәк, таҗик, төрек һәм башка төрки халыклар тарафыннан сакланып килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев