Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Мордваафонькәлеләр зур бәйрәмгә милли киемнәрдән килде

Мордва Афонькәсендә оештырылган Троица бәйрәмендә Авыл көне дә, аның тарихына багышланган китап презентациясе дә булды.

Тансык китап

Мордва Афонькәсендә оештырылган Троица бәйрәмендә Авыл көне дә, аның тарихына багышланган китап презентациясе дә булды.

“Мордовское Афонькино и Чувашское Афонькино. Исследования. Воспоминания. Люди” дип аталган әлеге хезмәтне 36 ел укытучы булып эшләгән Зинаида Агеева язган.

-Бу эштә хәзер Омскида яшәүче авылдашыбыз Александр Агеев ярдәм итте. Ул бик күп гаиләләрнең нәсел шәҗәрәләрен төзеде, башка материалларны да туплады. Рәхмәт аңа. Бастыруын инде, яшерен-батырын түгел, бурычка акча җыеп башкарып чыктым, китап сатылган акчага шул чыгымнарны каплатырмын, дип уйлыйм, - диде Зинаида Витальевна, бәйрәмнең китапны тәкъдим итү өлешендә.

Сүз уңаеннан, 100 данәдә бастырылган әлеге китапның күп өлеше бәйрәмдә сатылган да. Авылдашлар өчен бу – тансык басма.

Күлмәкләребез җиләс тә, җылы да

Бәйрәм чарасын мордва телендәге җырлар, такмаклар бизәде. Иске Котыш авылыннан килгән “Лемзер” ансамбле һәм күрше Самара өлкәсе Челно-Вершины районы Сиделькино авылының “Мазы лей” халык фольклор ансамбле чыгышлары да күпләрнең күңеленә хуш килгәндер. Артистларның барысы да мордва милли киеменнән. Гомумән, милли кием киеп килүчеләр  залда шактый иде. Кирпеч заводы поселогында яшәүче Надежда Султанова да тумышы белән Мордва Афонькәсеннән, милли күлмәк киеп килгән.

-Бу күлмәк безнең нәселдә буыннан буынга тапшырыла, әнинең әбисеннән калган. Ул аны үзе җитеннән тукыган. Мондый күлмәктән җәен җиләс, кышын җылы була. Чигешләре исә, кояш, җир, тереклек символикаларын аңлата. Мин дә костюмны балаларыма тапшырып калдырачакмын, - ди Надежда Ивановна.

Урамда җилле-яңгырлы көн булса да, халык күңелен һава шартлары төшермәде. Бәйрәмнең төп символы – каенны да авыл мәдәният йортының түренә кертеп бастырдылар. Олысы-кечесе, ата-бабалардан калгән гореф-гадәт буенча, аңа төсле тасмалар бәйләделәр, тирәсендә хороводта әйләнделәр, милли уеннар уйнадылар.

Иң кече авылдашка 12 яшь

-Бәйрәмдә, балаларыбыз, оныкларыбыз, яшь буын белеп үссен дип борынгы гадәтләребезне яңартабыз, искә төшерәбез. Үз тамырларыбызны онытмаска кирәк. Шулай ук милли орнаментларыбыз, бизәкләребезне төсле буяулар белән ясау буенча мастер-класс та оештырдык, - ди чараны оештыручыларның берсе Ирина Митяева. – Бәйрәмне оештыруда ярдәм итүчеләргә, шулай ук кайткан кунакларга да рәхмәт әйтәсем килә.

Кунаклар да шактый иде бәйрәмдә. Елена Юрина озак еллар районның балалар сәнгать мәктәбендә эшләде. Казанга күченеп китүенә өч ел булган. Чарага кызы һәм оныгы белән кайткан.

-Казанда яшәсәм дә, күңелем белән гел туган авылымда. Татарстан Халыклары дуслыгы йорты каршында күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшли. Аның  мордва бүлеге ябык иде, калага барып урнашкач, шуның эшчәнлеген кузгатып җибәрдем, “Эрзяночка” ансамблен оештырдым, оныгымны да шунда йөретәм. Үзара туган телебездә аралашабыз, - ди якташыбыз.

Чарада авылның иң өлкән кешеләрен бүләкләделәр. Араларында гомер буе колхозда сыер савучы булып эшләгән 85 яшьлек Елена Савельева да бар.

-Бәйрәмнәрне бик яратам, берсен дә калдырмыйм. Бүгенгесенә дә кызым, улым һәм оныкларым белән килдем. Әле авыл башыннан ук җырлап төшәргә иде дә исәбем, көннең бераз бозылуы гына комачаулады. Хәер, монда да җырлап утырам, - дип җырын сузып җибәрде Елена Алексеевна.

Авыл көне дә булгач, озак еллар шул авылда яшәп, хезмәт иткән алдынгы хезмәтчәннәрне, юбилярларны да котладылар. Авылның иң яшь кешесе Эдуард Ряшинга да бүләк тапшырылды. Аңа 12 яшь икән.

Белешмә. Мордва Афонькәсендә бүген 40 йорт бар, 112 кеше яши. Ни кызганыч, авыл картая, яшьләр биредә төпләнеп калмый.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев