Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Лашмандагы Авыл көнендә көрәш батырын телевизор һәм тәкә белән бүләкләделәр

Узган якшәмбе көнне Лашманда үткән Авыл көнендә шушы авылдан Эдик Михайлов баш батыр булып калды. Аны телевизор һәм тәкә белән бүләкләделәр.

Бәйрәм кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов,  җирлек башлыгы Рәвхать Фәттахов тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Иҗтимагый тормышта актив катнашкан авылдашларга, юбилярларга, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең гаиләләренә бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм милли, яңа уеннарга бай иде.  Халык аркан тартышуда, табагачларда йомырка ташуда, әтәч куып тоту, көянтә белән йөгерүдә, кул көрәшендә, капчык сугышында, капчык киеп йөгерүдә, катыктан акча эзләүдә, тачка белән узышуда, гер күтәрүдә, чүлмәк ватуда теләп катнашты.  Һәр катнашучыга да бүләкләр әзерләнгән иде. Бәйрәмнең төп уены - милли көрәш  бик үзенчәлекле үтте. Анда кызлар да бил алышты. 

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Ирек Кашаповның иҗат командасы, авыл үзешчәннәре: “Хәзинә” ансамбле, Түбән Камадан кайткан авылдаш Рәхимә Газизова, Илнара Байкеева, Айнур Газизов, Гөлчәчәк һәм Сөмбел Газизовалар, Гөлнәзирә Шәрифуллина чыгышлары һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте. Күрше Әмир авылы егете Радик Җиһаншинның махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә багышланган җыры беркемне дә битараф калдырмагандыр.

ФОТОРЕПОРТАЖ  

Татьяна Хафизуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев