Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Күз тимәсен, матур яшиләр

Ноябрьдә Әккәрәй авылында яшәүче Анастасия Калмыкова - 95, ә Түбән Чегодайдан Хәтимә Хәсәншина 90 яшьләрен тутырдылар. Юбилярларны олы бәйрәм көнендә муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина өйләренә барып, бүләкләр тапшырды, Россия Президенты Владимир Путинның да котлауларын җиткерде. Анастасия Калмыкова 95 яшен тутырса да, хәтере бик яхшы, соңгы вакытта исәнлеге генә...

Ноябрьдә Әккәрәй авылында яшәүче Анастасия Калмыкова - 95, ә Түбән Чегодайдан Хәтимә Хәсәншина 90 яшьләрен тутырдылар.

Юбилярларны олы бәйрәм көнендә муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина өйләренә барып, бүләкләр тапшырды, Россия Президенты Владимир Путинның да котлауларын җиткерде.
Анастасия Калмыкова 95 яшен тутырса да, хәтере бик яхшы, соңгы вакытта исәнлеге генә какшый башлаган, аяклары авырта. Шулай да үз-үзен карап тора. Ялгызы яши ул. Ипиен дә сала, ашарына да әзерли. Рәхмәт, авылда яшәүче кызлары һәм күршеләре әбинең хәлен белеп торалар.
- Мин килен булып төшкән йорт - землянка иде. Тормышны шуннан башлап җибәрдек. Насыйп булгач, бүгенге рәхәтлекне дә күрдек,- ди Анастасия Леонтьевна. - Сугыш елларында ир-ат эшен эшләдек, урманын да кистек, ат белән җир дә сукаладык. Гомер буе колхозда эшләдем.
А. Калмыкова ун бала таба, шуларның алтысын үстереп олы тормышка озаталар. Кызганыч, бүген берсе дөньяда юк инде. Әбинең олы баласы - кызы Мария Дмитриевнага 65 яшь. Юбилярның 15 оныгы, 19 оныкчыгы, оныкчыкларның да балалары бар инде.
Алар барысы да төп йортта җыелып, әбине юбилее белән котладылар, зур бәйрәм оештырдылар.
- Әниебез - тыныч һәм сабыр кеше. Озын гомерле булуы шуңа да бәйледер,- ди кызы Мария Дмитриевна. - Ул җәйгә чыгу белән төрле дару үләннәре җыя, чәйне шулар белән генә эчә. Аның өч туган апасы да 100 яшь туларга биш ай кала гына үлде.
Хатимә әби Хәсәншинаны котларга килгәч, йорт тирәсендәге тәртип һәм чисталыкка таң калып карап тордык. Өйгә кереп юбилярның үзен күргәч:"Без дөрес килдекме соң?"- дип сорамыйча булдыра алмадым. Хәтимә әбигә һич кенә дә 90 яшь биреп булмый. Озак еллар бухгалтер булып эшләгән якташыбызның әзерлекле, укыган кеше булуы сизелеп тора, сүз арасында шаяртып та ала.
- Сугыш еллары, әтинең сугышка киткәне бүгенгедәй хәтердә,- ди Хәтимә әби. - Әтине 1943 елның февралендә сугышка алдылар. Аңардан, фронттан килгән хатларны әни, ике энем һәм ике сеңелем белән көтеп алып укыгач, әтиебез исән, дип шатлана идек.
Кызганыч, шул ук елның сентябрендә аның үлеме турында кара мөһерле кәгазь дә килде.
Хәтимә әбине туганнарының балалары онытмый. Энесе Камилнең (мәрхүм) кызлары кайтып, табын көйләп, әбинең юбилеен үткәргәннәр.
- Рәхмәт, туганнарым бик зурлады, - ди Хәтимә әби.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Юбилейлар