Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Иске Үтәмеш юбилярын район җитәкчесе тәбрикләде

Бу көннәрдә Иске Үтәмештә Мифтахетдиновлар йорты гөрләп торды. Зөлхиҗә әбине 90 яшьлек юбилее белән котларга барлык балалары, онык-оныкчыклары җыелды. Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да юбилярны өенә барып тәбрик итте, бүләк тапшырды, Россия Президенты Владимир Путинның да котлауларын җиткерде. Зөлхиҗә әби, тормыш юлында авырлыкларны күп күрсә дә, зарланырга яратмый, бүген балалары...

Бу көннәрдә Иске Үтәмештә Мифтахетдиновлар йорты гөрләп торды. Зөлхиҗә әбине 90 яшьлек юбилее белән котларга барлык балалары, онык-оныкчыклары җыелды.

Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да юбилярны өенә барып тәбрик итте, бүләк тапшырды, Россия Президенты Владимир Путинның да котлауларын җиткерде.
Зөлхиҗә әби, тормыш юлында авырлыкларны күп күрсә дә, зарланырга яратмый, бүген балалары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.
Бөек Ватан сугышы башланганда әле 16 яшьтә генә булган яшүсмергә "эш арбасына" ныклап җигелергә туры килә.
-Сугыш башланган елны кырда ашлык бик уңганы хәтердә. Без сугу машиналарында (молотилка) кышка кадәр бөртек суккан идек,- ди Зөлхиҗә әби. - Баганалыда фатирда торып урман да кистек. Чабаталарны киптерергә дә мөмкинлек юк иде.
Алар гаиләдә алты бала үсә. Ике абыйсы сугышта катнаша, берсе хәбәрсез югала. Зөлхиҗә әбинең бер энесе себер якларында яши, туганнар телефоннан сөйләшеп тора.
24 яшьлек Зөлхиҗә хатыны үлеп өч бала белән тол калган авылдашы Зөфәргә кияүгә чыга. Аннан соң бер-бер артлы үзләренең дә ике малайлары һәм ике кызлары туа. Җиде балага тәрбия биреп олы тормыш юлына бастыралар.
-Безнең гаиләдә үги бала дигән сүз булмады. Абый-апаларның башка ана балалары булуын без үсеп җиткәч кенә белдек, - ди Фәтыйх абый. - Без күбрәк әби тәрбиясендә үстек. Әти-әни колхоз эшендә булды.
Зөлхиҗә әби бу йортка килен булып төшкәндә әле 5-6 яшьтә генә булган кызының соңрак кызын-оныгын да тәрбияләп үстереп, тормышка бирәләр әби белән бабай (үз әнисе үлгәндә ул кыз 10-12 яшендә генә була). Бу көннәрдә әбинең шул оныгына да инде 50 яшь тулган.
Бүген әбинең биш баласы исән, 13 оныгы, 18 оныкчыгы, инде бер оныкчыгының да баласы бар. Зөлхиҗә әби төп нигездә биш буын вәкилләрен җыеп, гаилә учагын саклап матур тормыш кичерә.
Озын гомер итүнең сере нидә дигән сорауга да ул шаяртып җавап бирде: - Кычыткан, алабута, балтырган ашарга, чабата кияргә, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк.
-Әти-әни безне дә эш белән тәрбияләде. Эшләгез, эшләп кеше үлми, дия иде әни, - ди инде үзе дә күптән әби булган Мөхтәррәмә апа.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Үтәмеш Фердинат Давлетшин юбиляры